«Нәрсә ул гаилә?».
Гаилә елы уңаеннан, башлангыч сыйныф укучылары белән, “Нәрсә ул гаилә?” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Кичә барышында гаилә традицияләре турында сөйләштек. Балалар үз гаиләләре гореф – гадәтләре турында фикер алыштылар. Гаилә турында әкиятләр, мәкальләрне искә төшерделәр. “Бәхетле гаилә төзибез” дип исемләнгән конкурста катнаштылар.