Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Холокост кабатланырга тиеш түгел”

 27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан китапханәдә “Холокост кабатланырга тиеш түгел” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Китап укучылар бу датаның, 1945 елның 27 гыйнварында Совет Армиясе гаскәрләре Освенцим, Гитлер концлагерьларының беренче һәм иң зурысын азат итү көне белән бәйле булуын белделәр. Чара барышында Холокост вакыйгалары, һәлак булучыларның куркыныч саннары, кемнәрнең Холокост корбаны булулары турында сөйләнде. Шулай ук Освенцим, Бухенвальд, Хеллено, Майданек һәм башка үлем лагерьларында балалар һәм өлкәннәрнең нинди куркыныч аша үткәннәрен дә белдек.