Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Милли мәдәният - саекмас чишмә"

2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтелде һәм шул уңайдан район күләмендә "Милли мәдәният-саекмас чишмә" дип исемләнгән бәйге игълан ителде. Бәйгедә районның һәр җирлек китапханәчеләре берләшеп, бер язучының иҗатын яктыртырга тиеш иде. Без Шушмабаш авыл җирлеге китапханәчеләре Фоат Садриев иҗаты белән катнаштык.
10 ноябрь көнне, Арча үзәк китапханәсендә, иҗади бәйгенең йомгаклау чарасы узды, бәйге нәтиҗәләре буенча без II дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Чарада Ф. Садриевның "Сиңа гына әйтәм" әсәреннән өзек белән чыгыш ясадык.