Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Россия халыклар дуслыгы белән көчле"

Көзге мәрхәмәтлек атнасы кысаларында мәктәптә "Россия халыклар дуслыгы белән көчле" дип исемләнгән белешмә сәгате үтте.Клуб хезмәткәре Римма Ильинична укучыларны Россиядә яшәүче халыкларның тарихы, культурасы белән таныштырды. Керәшен халкының гореф - гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде. Китап күргәзмәсе төзелеп , обзор ясалды.