Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Геройлар янәшәдә"

Мәктәптә истәлекле һәм күңелле вакыйга – МХО дан кыска вакытлы ялга кайткан солдат белән очрашу булды. Димиҗан хәрби бурычны ничек башкаруы турында сөйләде, укучыларның күп төрле сорауларына нәкъ хәрбиләрчә төгәл һәм аңлаешлы итеп җаваплар бирде.”Ешрак языгыз, сездән килгән хатлар күңелне җылыта һәм тыныч тормышны якынайтырга булыша” диде батыр солдат. Чарага «Тыныч тормышны якынайтып...”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды.