Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Коррупциягә юл куймыйк!"

«Коррупциягә юл куймыйк!” дигән темага информация сәгате үткәрелде.

Балалар коррупцияне ничек аңлый, башта шул турыда фикер алыштык. Нәрсә ул ришвәт һәм коррупция? Бу сүзләргә аңлатма биреп, җәмгыятьтә нинди урын алып торалар, шул турыда балаларга аңлатылды. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды.

Нинди өлкәләрдә һәм профессияләрдә ришвәтчелек киң таралган?  Нинди шартлар тудырылса, ришвәтчелек кимер иде? – балалар белән шушы сорауларга  фикер алыштык.