Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Укытучы – мәңгелек һөнәр”

Китапханәдә “Укытучы – мәңгелек һөнәр” дигән кичә үтте. «Бөек кеше - галиҗәнәп укытучы» дигән китап күргәзмәсе төзелеп, обзор ясалды. Китапханәче укытучы һөнәренең килеп чыгуы, беренче мәктәпләр кайчан барлыкка килгән, хәзерге вакытта укытучы һөнәренең роле нинди булуын сөйләде. Ахырдан балалар белән "Интервью" дигән уен уйнап, укытучы һөнәренә кагылышлы бик күп сорауларга җавап таптык.