Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Татар халык уеннары "

Бүген уйнаячак уеннарны  халык үзе уйлап чыгарган. Борын-борын заманнарда безнең  бабаларыбыз да балачакта матур-матур уеннар уйнап үскәннәр. Уеннар һәрвакыт халыкның үткән заманнардагы көнкүрешен, тормышын чагылдыралар. Әмма уеннар тормыш вакыйгаларын гына кабатламый, алай гына булса, уенның бер кызыгы да булмас иде. Алар да, әкиятләр, җырлар кебек үк, буыннардан - буынга күчә–күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өстәлгән. Шулай итеп уен мавыктыргыч, кызыклы булып киткән. Бу уеннарны бүгенгесе көндә дә  балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, ишек алдында уйныйлар. Балалар  белән “Йөзек салыш”, “Миңлебай”, “Түбәтәй”, “Без, без, без идек...”,һ.б. уеннар уйнадык.