Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Батырлыкта - матурлык "

15 нчы сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга багышланган "Батырлыкта - матурлык " дигән тематик кичә үткәрелде. Чара язучының тормышына, иҗатына кыскача күзәтү ясау, патриотик тәрбия бирү максатыннан чыгып эшләнде. Язучының иҗаты буенча китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Әлеге кичәдә балалар язучының тормыш юлын искә алдылар, әсәрләре белән таныштылар, үзләре яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. Шулай ук викторинада көч сынаштылар.