Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Бу җир - синеке һәм минеке”

Носы авыл китапханәсендә яшүсмерләр белән “Бу җир - синеке һәм минеке” дип исемләнгән белгечләр турниры үтте. Китапханәдә “Китап аша табигатькә юл ачам” дигән китап күргәзмәсе тәзелеп, обзор ясалды. Китапханәче экологик проблемалар, аларны булдырмау, чишү юллары турында сөйләде. Катнашучылар ике командага бүленеп, төрле биремнәр, сорауларга җавап эзләп, очколар җыйдылар. Шулай  итеп “Табигать белгечләрен” билгеләдек. Бу турнир балаларга үзләренең белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Ахырдан “Әйдәгез саклыйк” дигән видеоролик карадык.