Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Татар халык уеннары көне"

20 июнь көнне Носы авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, ТР Мәдәният министрлыгы, «ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» һәм  Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-конкурсында катнашты #УенФестКонкурс2023. Программа кысаларында укучылар белән татар халкының милли уеннары «Яулык салыш», «Капкалы» уеннарын һәм башка милли уеннарыбызны бик яратып уйнадык.