"Милли бәйрәм - Сабантуй!".
Буыннан буынга гасырлар дәвамында игенчегә карата изге мөнәсәбәт тәрбияләнә. Игенчелек – авыр һәм изге хезмәт, ул барлык милләтләргә дә хас. Игенчелек эшләре тәмамланганнан соң, сабантуй бәйрәме үткәрелә. Сабантуй – ул татар милли мәдәниятенең чыганагы. Сабантуй яшьләрне, балаларны милли рухта тәрбияләүче иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. 9 нчы июнь көнне Носы авылында "Милли бәйрәм - Сабантуй!" исеме астында бик матур бәйрәм булып үтте. Иң яшь гаиләгә, иң яшь балага, шулай ук бүгенгесе көндә илебез сагында торучы егетләребезнең әти-әниләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Матур җырлар, күңелле уеннар белән чиратлашып, күмәкләшеп биеп авыл халкы матур гына ял итте.