Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Бәхетле балачак"

1 нче июнь көнне, Халыкара балаларны саклау һәм яклау көне уңаеннан , балалар сабантуе булды. Сабантуй - татар халкының иң матур, иң дәртле бәйрәме. Бу бәйрәмгә балалар үзләрен осталыкта, уңганлыкта, җитезлектә, түземлектә сынадылар. Сабантуйның программасы бик зур. Монда иң борынгы уеннардан алып иң яңаларына кадәр уйналды.Сабантуйның барлык бәйгесе дә кызыклы. Сабантуй хезмәтнең һәр өлкәсендә иң көчлеләрне, иң булганнарны аерып бирә. Балалар бәйгеләрдә бик актив катнаштылар, күп бүләкләр белән шатланып өйләренә таралдылар.