"Сез китапханәнең тере тарихы"
Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан, Шушмабаш җирлегенә кергән китапханәчеләр, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран китапханәчеләрнең өйләренә барып, бәйрәм белән котлап кайттык. Аларның хәлләрен сорашып, күчтәнәчләребезне тапшырдык, ә алар үз чиратларында, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.