Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Табигать – яшәү чыганагы"

Носы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Табигать  – яшәү чыганагы" дигән экологик сәгать  уздырылды. Балалар  белән туган як табигате, сирәк калучы кошлар, хайваннар турында мәгълүмат алдык. Китапханәдә "Табигать дөньясы серләре" дигән күргәзмә төзелеп, обзор ясалды. Китапханәче Россиянең үсемлек һәм хайваннар дөньясының байлыгын ачучы китаплар буенча күзәтү үткәрде. Чара барышында балалар табигать турында шигырьләр, урман турында мәкальләр ишеттеләр. Балалар  агачлар, кошлар, хайваннар турында табышмакларны чишүдә актив катнаштылар. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Экология  буенча төрле биремнәр бирелде, алар үз фикерләрен әйттеләр.