Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Җыр керсен күңелгә".

1 май –Яз һәм Хезмәт бәйрәме, һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, илебез халкының бердәмлеге, татулыгын чагылдыручы, күңелле якты бәйрәм. Тынычлык, хезмәт, бер-береңә хөрмәт-тормышта мәңге үзгәрмәс кыйммәтләр. Бу бәйрәм һәммәбезне берләштерә, бер максатка, бер көч булып эшләргә өйрәтә. Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан   тамашачыларга "Җыр керсен күңелгә" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте. Концертка язгы чакырылыш белән армиягә китүче егетләр, аларның әти-әниләре, мобилизация белән СВО да хезмәт итүчеләрнең әти-әниләре махсус кунак буларак чакырылды. Авыл советы җирлеге башлыгы Сагитов В. В. егетләргә матур теләкләр теләде, истәлекле бүләк тапшырды. Әти-әниләргә сабырлык, үз уллары белән горурланырга чакырып, батыр, кыю егетләр үстерүләре өчен рәхмәт сүзен җиткерде. Мобилизация белән хезмәт итүче егетләрнең әниләре егетләргә үз киңәшләрен биреп, авыл халкына ярдәмнәре өчен рәхмәт әйттеләр.   Концерт программасы  рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда  тамашачыларның күңеленә хуш килерлек концерт номерлары белән үрелеп барды. Җирлек китапханәчеләре “Ике әби” скетчын,  Ф. Садриевның “Сиңа гына әйтәм”пьесасыннан өзекне сәхнәләштереп уйнадылар.  Мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары, биюләре барлык тамашачыга да ошады.