Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Нәүрүз"

"Нәүрүз" - яз һәм кояш бәйрәме, язгы көн белән төн тигезлеге көне һәм яңа игенчелек елы башы. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, 22 мартта Шушмабаш авыл җирлегенә керүче мәдәният йортлары һәм китапханәләр хезмәткәрләре Шушмабаш урта мәктәбе белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.

 Бәйрәм мәктәп укучылары катнашында театраль  тамаша белән башланды. Алар табигатьтә яз хакимлек итәргә вакыт икәнен Кыш бабайга хәбәр итеп, Яз кызын каршы алдылар. Кыш бабай да алай гына бирешергә уйламады, барлык катнашучылар белән ярышулы уеннар оештырып, үзенең көчен күрсәтергә теләде. Уеннарда яз кызы Нәүрүз үзенең җитез булуын күрсәтте, катнашучылар  Кыш бабай белән дусларча саубуллаштылар, бәйрәмне чын  Яз кәефе белән дәвам иттеләр. Бу вакытта болытлар артында качып утырган Кояш чыгып, килгән кунакларны сөендерде. Кунаклар бергәләп коймак һәм чәй белән сыйландылар . Уеннар уйнап, җырлап, биеп күңелле ял иттеләр.