“Ягез әле, ир - егетләр!”
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, 24 февраль көнне Носы авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә, яшьләр һәм өлкәннәр арасында “Ягез әле, ир - егетләр!” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Төрле сынаулардан торган бу ярышта өчәр кешедән торган “Яклаучылар” һәм “Бөркетләр” командалары көч сынаштылар. Һәр конкурс биремнәре егетләрне җитезлектә, уңганлыкта , шаянлыкта, тапкырлыкта сынады.