Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Яраткан китаплар йолдызлыгы".

Носы авыл китапханәсендә «Яраткан китаплар йолдызлыгы» исеме астында әдәби мәйдан үтте. Әдәби мәйдан - туган тел, ана теле һәм шигырь, җыр һәм уен бәйрәме. Чара язучылар иҗатын популярлаштыруны, яшь буынны татар шигъриятенә, милли мәдәният кыйммәтләренә җәлеп итү, аларда туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләүне максат итә. Әдәби мәйдан кысаларында сәнгатьле укучылар бәйгесе узды.