Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Юлда да акыл кирәк»

Башлангыч класс укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Юлда да акыл кирәк» дигән кичә үтте. Балаларда юлда йөрү культурасы тәрбияләү максатыннан дәрестән тыш үткәрелгән чараларның әһәмияте бик зур. Мондый чараларны әзерләгән вакытта да, карап утырганда да укучыларның кызыксынуы арта, өстәмә мәгълүмат алына. Бигрәк тә авыл җирендә – юл билгеләре, светофорлар булмаган урыннарда – балаларны шәһәр тормышына әзерләү зур игътибар сорый.