Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Бар назыбыз - балаларга"

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан китапханәдә «Бар назыбыз - балаларга» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Балалар өчен “Китаплы балачак илендә” дигән китап күргәзмәсе төзелде, обзор ясалды. Алар белән башта әңгәмә үткәрелде, аннан соң төрле уеннар, конкурс, викториналар оештырдык. Танып – белү уеннары уйнадык, мәкаль, табышмаклар әйтештек.