Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Чишмә күзе - тирәндә"

Носы авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, балалар белән «Чишмә күзе - тирәндә» дип исемләнгән  экологик сәяхәт оештырды.

Бездә чишмәләр бик күп. Башта балалар белән, һәр чишмә янында, аларның тарихларын искә төшердек. Сәяхәт барышында без балаларга су ресурслары, чиста суның кешелек өчен әһәмияте турында сөйләдек. Балаларны һәрвакыт әйләнә - тирә табигатебезгә игътибарлы булырга чакырдык. Чишмәләрне чүп-чардан арындыргач, тирә -якка күпьеллык чәчәкләр дә утыртып чыктык.