"Әбиемнең серле сандыгы"
"Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны, әбиләрнең сандыгындагы ядкарьләрне хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, мәктәптә ветеран укытучылар катнашында, "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән кичә үтте.