Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Безнең көч - бердәмлектә, дуслыкта».

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан китапханәдә белешмә сәгате үтте. Китапханәче  бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде,  «Безнең көч - бердәмлектә,     дуслыкта» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Бәйрәмнең  барлыкка килү сәбәбе булып тора торган 400 ел элек булган вакыйга белән таныштырды, һәм Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә Мәскәү Кремле Польша илбасарларыннан тулысынча азат ителүе турында сөйләде.  Әлеге чарада  -Халыклар   бердәмлеге көненең нилектән барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебез тарих сынауларын җиңеп чыгуы турында сөйләнде. Ахырдан укучылар “Русьтан – Россиягә “ дигән викторинада катнашып, үзләренең белемнәрен тикшерделәр.