Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Җиңү китергән язлар"

6 май көнне Ишнаратта, обелиск ачылу  тантанасы уңаеннан ,"Җиңү китергән язлар" дип аталган  әдәби тематик кичә үткәрелде. Кичәгә  сугышның  бөтен  авырлыгын үз җилкәсендә кичергән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары  чакырылды.  Аларга багышлап җырлар җырланды, балалар шигырьләр сөйләделәр. Авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе дә хөрмәтләү сүзләре җиткерде. “Дәһшәтле еллар авазы ” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.