"Бәхет өчен күп кирәкми..."
Кичәбезнең кунаклары - Носы һәм Сәрдәбаш авылының һәрнәрсәдән куаныч табып, җырга – моңга, сәхнәгә гашыйк гүзәл затлары.
“Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны сез бирәсез газиз ,Әниләр!” дигән китап күргәзмәсе төзелеп , обзор ясалды. “Бәхет өчен күп кирәкми...” дигән исем астында презентация эшләнде.
Әниләр шигырьләр чыгарып, җырлар аша үзләре белән таныштырдылар . Гаиләләре , балалары турында җылы чыгыш ясадылар. Алар бар яктан да үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар,биеделәр, тормышта булган ситуацияләрне уйнап күрсәттеләр, мәкаль, табышмаклар әйтештеләр. Яратып укыган китаплары турында фикер алышып, тамашачыга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.