Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Гаилә бәхете нәрсәдә?”

Гаилә сүзенең мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый. Гаилә - ул җәмгыятьнең иң кечкенә катламы. Әмма бөек акыл ияләре әйткән аз һәм тапкыр сүзләрнең олы мәгънәсенә игътибар итсәк, шул кечкенә катлам артында нинди зур киләчәк тора! Һәр гаиләдә үзенең карашлары, тормыш рәвеше формалаша һәм, билгеле, шунда туып-үскән бала алардан үрнәк алмыйча калмый. Ул нинди җәмгыять мохитендә үссә, шуны сеңдереп бара. Ни генә әйтсәк тә, бу нәкъ менә яшьләргә барып тоташа. Аны формалаштыру һәм нинди балалар тәрбияләү безнең өстебездә. Шушы максатлардан чыгып, 19 август көнне китапханәдә яшүсмерләр белән “Гаилә бәхете нәрсәдә?” дип исемләнгән уен – квест үткәрелде. Башта “Гаиләм – тормыш нигезе, балаларым – көзгесе...” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Яшүсмерләр белән гаилә кыйммәтләре, гаилә традицияләре турында фикер алыштык. Үзара мөнәсәбәт, ышаныч, хөрмәт, сабырлык һ.б.  – бу сүзләр гаиләдә алар өчен нәрсәне аңлата? Катнашучыларның фикерләре мисаллар ярдәмендә яңгырады. Ясалган чәчәк таҗлары ярдәмендә  өйдә башкарыласы эшләрне гаилә әгъзаларына бүлдек, гаилә темасына багышланган биремнәр, башваткычлар, ребуслар чиштек. Ахырдан “Гаилә бәхете сезнең өчен нәрсә булды инде? дигән сорауга яшүсмерләр үз фикерләрен җиткерде.