"Тукай дөньясына сәяхәт"
Тукаебызның тууына 131 ел тулу уңаеннан мәдәният йортында балалар белән ,, Тукай дөньясына сәяхәт ” дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Тукай әкиятләре, Тукай шигырьләренә нигезләнеп әзерләнгән бу чарада “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай ” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичәдә балалар Тукай йөргән юллар аша сәяхәткә чыктылар.Туган ил, татар халкы турындагы шигырьләре белән беррәттән, серле әкият илендә дә булдылар.