Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

“Сәламәтлек – зур байлык”.

Сәламәтлек - кешегә табигать биргән бәһасез бүләк. Аннан башка тормышны кызыклы һәм бәхетле итү бик авыр. Тик еш кына без бу бүләкне кулдан ычкындырабыз, сәламәтлегебезне югалту җиңел, ә менә аны кире кайтару бик авыр. Носы авыл китапханәсендә, “Сәламәтлек – зур байлык” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплар, информацион материаллар урын алды. Күргәзмәнең төп максаты  - кешегә начар гадәтләрнең никадәр зыян салуы, сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү һәм аны саклап кала белү.