Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Әрәпә" бәйрәме

Сабантуй барлык халыкның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Шуңа да ул безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бүген дә яшәвен дәвам итә. Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Ә бүләкләр, гадәттә, Сабантуйга санаулы көннәр калгач җыела. Без моны “Әрәпә” бәйрәме дип атыйбыз. Гармун тартып без балалар белән авылның бер очыннан икенче очына йөреп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыябыз. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Җырлап, биеп бик матур итеп “Әрәпә” бәйрәмен оештырдык.