Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

Соңгы звонок

Носы мәктәбендә тугызынчы сыйныфлар өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.  Алда аларны имтиханнар көтә. Бәйрәм җыр-биюләр белән башланып китте. Аннан соң сүзне мәктәп директоры Вәсим Хәмитович  алды. Ул укучыларны бәйрәм белән котлады, аларга имтиханнарда һәм уку йортларына кергәндә уңышлар теләде. "Чыгарылыш"лар алдында беренче сыйныфлар чыгыш ясадылар. Аннары укучылар җитәкчеләренә, укытучыларына, мәктәп персоналына чәчәкләр тараттылар, вальс һәм төрле биюләр башкардылар.