Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

Без һәрвакыт әзер!

В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Ә районыбызда пионер оешмасы 1935 елда төзелгән булган. Пионер, комсомол, коммунист... Безнең әби-бабайларыбыз да, әти-әниләребез дә пионер, комсомол сафларында  булганнар. Әти- әниләр белән сөйләшкәндә, аларның быргы кычкыртып, барабан кагып, сборларга җыйналулары, металл ватыклары һәм макулатура җыюлары турында һәрберебезнең ишеткәне бардыр. Чыннан да безнең әти-әниләребез кызыклы чорда яшәгәннәр. Пионер - беренче дигән сүз. Яңа җирләргә беренче булып аяк баскан шунда төпләнеп калган кешеләрне пионер дип атаганнар. Пионерлар- билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан баручылар. Бу ул чорларда  яшь буынны тәрбияләүнең иң мөһим чарасы булып торды. Хәзер бу эшне яшь варислар дәвам итә. Аның исеме үзгәрсә дә җисеме үзгәрми.  19 май – ул пионер туган көн.  Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан. Бу тарихыбызның  бер кыйпылчыгы. Музейга сәяхәт ясап, балалар пионерлар оешмасы тарихы, аның символлары булган – галстук, значок, барабан, быргы белән таныштылар, альбомнар карадылар.