Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Авылның бүгенгесе һәм киләчәге"

21апрель - Җирле үзидарә көне уңаеннан 20 апрельдә Носы авыл китапханәсе “ Авылның бүгенгесе һәм киләчәге ” дигән темага Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Сагитов Вәзир Вазих улы һәм әйдәп баручы белгеч Шайхетдинова Мөнирә Габделхай кызы белән түгәрәк өстәл  уздырды. Җирле үзидарә хезмәткәрләре чыгышы авылның бүгенгесен һәм киләчәген күзалларга ярдәм итте. Китапханәче Галимуллина Ләйсән катнашучылар каршында “Җирле үзидарә һәм закон ” дигән темага чыгыш ясады.  Китапханә алдыра торган “Җирле үзидарә” журналы турында да мәгълүмат бирелде.