"Чишмәләр - авылның йөзе"
Яз җитү белән тирә-якны чистарту өмәләре башлана. Носы авылында оешма хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек мондый чараларда актив катнаша. Алар үз территориясендә генә түгел, тирә-якны да тәртипкә китерә. Районда санитар-экологик ике айлык кысаларында Носы – Сәрдәбаш трассасы буенча юл кырларыннан чүпләр җыелды, чишмәләр чистартылды.