Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Без - Тукай оныклары»

Г.Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә «Без - Тукай оныклары» дип аталган әдәби кичә үтте. “Иң татлы тел – туган тел ” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Балалар Г.Тукайның балачагы , иҗаты белән таныштылар. Шигырьләрен, җырларын искә төшердек, табышмаклар чиштек, әсәрләре буенча рәсемнәр ясадык. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.