Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Корней Чуковскийның әкиятләр дөньясы"

Балалар китабы атналыгы кысаларында һәм күренекле балалар язучысы К.И.Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Корней Чуковскийның әкиятләр дөньясы" дип исемләнгән әдәби уен узды. Сәяхәткә чыккач, балалар бу искиткеч авторның биографиясе белән таныштылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле конкурсларда катнашып биремнәрне зур кызыксыну белән чиштеләр.