Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Яз җылысын бүләк итәбез"

8 март - халыкара хатын - кызлар бәйрәме җир йөзендәге иң матур, иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Бу көннәрдә барлык хатын - кызлар үзләре адресына матур котлаулар кабул итә. Носы авылында яшәүче тыл ветераны Гайфуллина Мәрфуга апаның хәлләрен белешеп, бәйрәм белән котладык. Район  башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улыннан килгән котлау открыткалары белән бүләкләдек.