«Язлар матур хатын – кыз белән».
8 март бәйрәме уңаеннан мәдәният йортында “Ак калфак” оешмасы кызлары белән “Язлар матур хатын – кызлар белән” дип исемләнгән кичә үтте. Бәйрәм уңаеннан фойеда конкурста катнашучы хатын-кызларның теккән, чиккән, бәйләгән, кулдан эшләгән хезмәтләренә “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе төзелде. Кичә барышында кызларыбыз мастер класс күрсәттеләр, аш – су әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар, гаилә мөнәсәбәтләре, гореф – гадәтләр турында фикер алыштылар.