Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей"

2  март–Бөтендөнья кычкырып уку көне. Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә, үз–үзеңә ышанычны арттыра, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшырта. Китап уку иҗади шәхес булырга ярдәм итә. Шул уңайдан авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән чит ил язучыларының юбиляр әсәрләрен укуны оештырды. Әкият китапларыннан “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде, күзәтү ясалды. Китапханәче Г.Х.Андерсенның “ Патшаның яңа күлмәге” дигән әсәрен укыды. Балалар В.Гауфның «Карлик Нос», Б.Гриммның «Белоснежка» әсәрләрен укыды. Кычкырып китап уку, укучыларда китап укуга кызыксыну уята, китап укуның нинди әһәмиятле булуын төшендерә.