Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Гүзәллеккә – кызлар белән!».

Носы авыл китапханәсендә “Гүзәллеккә кызлар белән!” дип исемләнгән кичә үтте. Кичәдә катнашучы кызлар үзләренең белемле, уңган, зирәк  икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Бу кичә күңел ачу гына түгел, ә татар халкының йөзек кашы, киләчәге булган кызларыбызның милли йөзен саклап калу, халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү, аларны кече яшьтән үк эшкә өйрәтеп, тормышта яраклашып үсәргә, шушы кичәләрдә катнашып, үзләренә яңалык алсыннар, тәҗрибә тупласыннар дигән максат белән үткәрелә.