"Ягез әле, егет - кызлар!"
Малайлар һәм кызларда бер-береңә, хатын-кызларга ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан чыгып, 23 февраль һәм 8 Март аралыгында, конкурс оештырдык. Бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштык. Зирәклектә , тапкырлыкта көч сынаштык.