Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

«Әбиемнең серле сандыгы».

"Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны, әбиләрнең сандыгындагы ядкарьләрне  хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан,  китапханәдә "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән  квест - уен үтте.