Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Искечә Яңа ел киче"

Мәдәният йорты каршында урамда Искечә Яңа елны каршылау бәйрәмен үткәрдек. Безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә.  Носы мәдәният йорты каршына куелган чыршы янында Носы халкы гөр килеп Искечә Яңа елны каршы алды.  Мәдәният хезмәткәрләре берсеннән-берсе матур җырлар, күңелле уеннар белән халыкны ял иттерде. Кыш бабай белән Кар кызы халыкны бәйрәм белән котлап, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Балалар Кыш бабайга өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, Кыш бабай бүләкләр өләште.