Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Битарафлык кайда - ялгышлык шунда"

9 декабрь - ришвәтчелеккә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан әдәпсезлек, әрсезлек, ришвәтчелек кебек тискәре күренешләргә каршы көрәшү максатыннан  " Битарафлык кайда – ялгышлык шунда!!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Коррупция, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре белән таныштык. Ришвәт турында татар халык мәкальләрен искә төшердек, аларның нинди мәгънәгә ия булуларын белдек. Китапханәдә "Коррупциягә каршы бергәләп…" дип исемләнгән күргәзмә эшләп куелды. Коррупция темасын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде.