Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Кошлар - безнең дусларыбыз"

“ Кошлар – безнең дусларыбыз ” дип исемләнгән экологик конкурс экология елы уңаеннан  уздырылды. Укучыларны иң элек экологик проблемаларга кагылган “Кошлар – безнең дуслар ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Икенче өлештә алар экологик конкурста көч сынашты. Укучылар табигать һәм аны саклау буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.  Су, һава, туфрак, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы буенча бирелгән сорауларга, табышмакларга  бик тырышып җаваплар эзләделәр, табигать турындагы мәкальләрне барладылар, ребуслар , кроссворд чиштеләр, пазл төзеделәр. Әлбәттә, әдәби сораулар да яңгырады бу кичәдә.  Конкурслар арасында укучылар белән әйләнә-тирә дөньябызны саклау чаралары һәм саклау юлларын тагын бер кат искә төшереп, “Кызыл китап”ның әһәмияте, кеше белән табигать арасындагы бәйләнешнең гармониясен саклау турында әңгәмәләр үткәреп алдык.