Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Нәүрүз мөбәрәкбад"

21 март көнне Носы мәдәният йорты каршына Нәүрүз бәйрәмен каршы алырга Носы мәктәбе укучылары, укытучылар, авыл халкы җыелды. Башта «Нәүрүзбикә тәкъдим итә” дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Бәйрәмне  балалар  яз турында шигырьләр сөйләп дәвам иттеләр, “Нәүрүзбикә”не кунакка чакырдылар. Ул арада Кыш бабай да килеп җитте. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашты: бау тартыштылар, кашыкка йомырка куеп йогерделәр. Кыш бабай җиңелгәнен аңлады.Ә Нәүрүзбикә исә буш кул белән килмәгән булып чыкты, балаларга төрле уеннар уйнатты, биетте, җырлатты.Укучылар яз турында табышмаклар да чиште, мәкальләр дә әйтештеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ахырдан коймак белән чәй эчтек. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.