"Бу җырымны сиңа багышлыйм"
Балалар бакчасында “Бу җырымны сиңа багышлыйм “ дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче “ Җиргә матурлыкны, илгә батырлыкны Сез бирәсез , газиз, Әниләр ” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Бәйрәмгә укучыларның әбиләре, әниләре, апалары килде. Балалар аларга багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар , биюләр биеделәр. Әниләр дә үзләренең җитезлекләрен , уңганлыкларын күрсәттеләр, күңелле бәйгеләр оештырылды. Әниләргә балалар үз куллары белән хәзерләнгән бүләкләр тапшырдылар.