Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Ир асылы - ил бизи".

Ватанны саклаучылар коне уңаеннан китапханәдә “Ир асылы  - ил бизи” дигән батырлык дәресе үтте. “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Соңгы елларда  балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар артты. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт. Балалар белән шушы сорауларга ачыклык керттек. “Ир асылы  - ил бизи” дигән китап күргәзмәсе төзелде , аңа обзор ясалды.