"Көзге бизәкләр"
Көз - табигатьнең бик матур фасылы, аның алтын чоры. Ул безне гаҗәеп матур төсләре, кабатланмас бизәкләре белән сөендерә. Елның әлеге фасылына багышлап, без “Көзге бизәкләр” дип исемләнгән мастер – класс уздырдык. Максат: Туган җиребезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларда көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. Балалар белән табигатьтәге үзгәрешләргә карата фикерләр алыштык, көз турында табышмак, мәкальләрне искә төшердек, викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Ахырдан көз темасына мастер - -класс үткәрдек.