Нусинская сельская библиотека - филиал № 29

"Терроризмга каршы - бергәләп көрәшик!"

“Терроризмга каршы бергәләп көрәшик!"дигән тема астында әңгәмә уздырылды. Максаты: укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү. Әңгәмә барышында яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрэнделэр, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында уз - узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Китапханэче балаларның сорауларына жавап бирде, һэм балаларга бер - береңне хөрмэт итеп яшәргә кирэклеген аңлатты. Әңгәмә ахырында катнашучылар бер минутлык тынлык белән Беслан шәһәрендәге терроризм корбаннарын искә алдылар.